,
search took 3.587 sec. Search results
- Мәрхүм Кутуй да бит үзенең иң яхшы әсәрен. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- әгәр мин 1955 елны партия үзәк комитетына Галимҗан Ибраһимовның эшен яңадан карауны үтенеп хат язганмын икән, әнә шул 1937 елда әдипне үз күзем белән күрү миңа ул хатны тәвәккәлләп язарга, һичшиксез, ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Язу белән бер сихерләнеп өлгергән кешегә аңардан тәмам айнуы бик читен булса кирәк. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Бәлки, акылы белән монда егылып калуның никадәр тиз, никадәр ансат булуын аңлый да торгандыр, әмма күңеленнән барыбер ышанасы килми, өметен бер генә минутка да өзми, яралансам да исән калырмын әле, Ходай кушса, дип эченнән генә үзен юата. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- кем кайда, нинди генә шартларда сугышмасын, берсе дә каләменнән аерылмады, Ватанга мәхәббәтен һәм дошманга нәфрәтен юеш окопта ятканда да яки башын палач балтасы астына салганда да язуыннан туктамады … Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Мин исемнәрен китереп тормыйм, сез аларны яхшы беләсез. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Исәннәр, ниһаять, күрделәр бәдбәхет сугышның да ахырын! Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Адәм барсын да күтәрә, барсына да түзә. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- Эш әле бик күп булачак, авырлык, кытлыклар да булачак, бәлки, тамак та тиз генә туймас, өс-баш та тиз генә бөтәймәс, мәгәр сират күперен кичкәннәргә имин, тыныч, тук тормыш, һичшиксез, киләчәк. Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА
- дөнья миңа бер елмайса, артыннан ук тагын чыраен сыта! Әмирхан Еники . ТАШ КАЛАДА